Тоткарланучы гаебен таныды
Суд залыннан
Кичтән эчелгән хәмернең иртәгәсен эзе дә калмый дип уйлаучылар нык ялгыша. Алкогольнең организмнан тиз генә чыгып бетмәве күпләрне уңайсыз хәлдә калдыра. Бит кенә кызарып калмый, ул кесәгә дә нык суга. Агымдагы елның 4 апрелендә Лесхоз бистәсенең Тепличный урамында фронталь үзтөягечтә баручы, мәсәлән, иртәнге 8 сәгать 20 минутта ук туктатыла. Аның белән А.М.Бәдретдинов идарә итә. Приборга өрү тоткарланучыда 0,704 промилле алкоголь микъдарын күрсәтә. Йөртүче беркетмәгә моны раслап имзасын куя. Җәмәгать судьясы үзенең гаебен таныган Бәдретдиновка карата 45 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Штрафны вакытында түләмәгәндә административ җаваплылыкка тартылачагы аңлатылды. Карар үз көченә керде.
Материал район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
булышлыгында әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев