Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар өчен юл йөрү билетлары кертү мәсьәләсен караячак

Хәзер министрлыкта башка төбәкләрдәге тәҗрибәне анализлыйлар, профиль ведомстволар, студент берләшмәләре белән әлеге проблема хакында фикер алышалар.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов студентлар өчен юл йөрү билетлары кертү мәсьәләсен карарга вәгъдә итте. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта язма калдырган.

Транспортта 50 тапкыр бару хокукын бирә торган 750 сумлык юл йөрү билетларын гамәлдән чыгарганнан соң, студентлар өчен бу мәсьәлә аеруча кискен төс алды, дип искәртте ведомство башлыгы.

«Мондый вазгыятьтә аларның мәнфәгатьләрен яклау, һичшиксез, безнең өстенлек. Шуның белән бергә, бу мәсьәлә җентекләп өйрәнүне таләп итә. Хәзер без башка төбәкләрдәге тәҗрибәне анализлыйбыз. Профиль ведомстволар һәм студент берләшмәләре белән әлеге проблема хакында фикер алышканнан соң, якын көннәрдә республика җитәкчелегенә бу уңайдан үз тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез», - дип белдерде Фәттахов.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X