«Тургай» приюты кызлары самса пешерергә өйрәнә
Яңалыклар

«Тургай» приюты кызлары самса пешерергә өйрәнә

«Тәмлетамак» түгәрәге программасы нигезендә приютта тәрбияләнүче кызлар өчен әлеге үзенчәлекле ризыкны әзерләү буенча мастер - класс үткәрелде.

 Самса - көнчыгыш кухнясы пирогы. Ризык өчен бөтен кирәкле продуктларны  балалар үзләре әзерләгәннәр: электр иттарткычы аша итен чыгарганнар, суган тураганнар, камырын басканнар. Самса бик тәмле, хуш исле булып пешкән. Аның белән приют балалары рәхәтләнеп сыйланганнар.


Нет комментариев