Ветеринария белгечләре алып сатарлардан тиешле документларсыз терлек сатып алмаска чакыра
Илебездә бруцеллёз, котыру һәм башка йогышлы терлек авырулары буенча эпизоотик хәл киеренке булып кала.
Саба ветеринария берләшмәсе, ветеринар-озатып баручы документтан башка, транспорт чараларыннан мөгезле эре терлекләр сатучы алып сатарлардан маллар сатып алмаска киңәш итә.
Республиканың башка районнарыннан һәм ил төбәкләреннән ветеринария оешмасы белән килешүсез һәм кирәкле тикшеренүләрсез сыерлар һәм таналар сатып алу һәм алып кайту рөхсәт ителми.
Шикле хәлләр килеп туганда, районның ветеринария хезмәтенә 2-30-93 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев