Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин гаиләдә балалар күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш дип саный

Россия Президенты инвалид балалар өчен пособиене 10 меңгә җиткерергә тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путин гаиләдә балалар саны күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш дип саный. Путин балалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметергә тәкъдим итте. Бу турыда ул бүген Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте. РИА Новости шул хакта язды.

  • Бүген Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый. 

Владимир Путин үз чыгышында инвалид балалар өчен пособиены 10 меңгә җиткерергә тәкъдим итте. Әлегә кадәр 5 мең булган сумма 1 июньнән 10 мең сум булачак.

Шулай ук ике балалы гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. Әлеге льгота белән илдәге гаиләләрнең 70 проценты файдалана алачак. 

"Төп бурыч - халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү", - диде Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X