Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин: Социаль контрактлар 9 миллион кешене хәерчелектән коткарачак

Социаль контрактлар системасын үстерү өчен, Россия Президенты Хөкүмәткә регионнарны финансларга йөкләмә бирде.

Катлаулы тормыш хәленнән чыгу өчен,  биш ел эчендә якынча 9 млн кеше социаль контракт рәвешендәге дәүләт ярдәмен файдалана алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында әйтте.

Демографик проблемаларны хәл итү, гомер озынлыгының артуы һәм үлүчеләр санының кимүе хәерчелекне җиңеп чыгу белән турыдан-туры бәйле. Проблеманы хәл итү юлының берсе - социаль контракт. 

Владимир Путин 2000 елда илнең 40 миллионнан артык гражданы хәерчелек чигендә булганлыгын искә төшерде. Хәзер - якынча 19 млн кеше, әмма бу да бик күп.

«Дәүләт кешеләргә катлаулы тормыш хәлләреннән чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Социаль контракт ярдәм механизмы булырга мөмкин. Дәүләт гражданнарга эшкә урнашырга һәм квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итә, гаиләгә финанс чаралары бирә. Сүз уңаеннан, бик яхшы чаралар — сүз дистәләрчә мең сумнар, ярдәмче хуҗалык яки үз эшен оештыру турында бара», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

«Биш ел эчендә мондый ярдәмнән 9 миллионнан артык кеше файдалана алачак. Киләсе елдан ук төбәкләр белән уртак финанслау шартларында социаль контракт практикасын актив гамәлгә ашыра торган субъектларга ярдәм күрсәтүне Хөкүмәткә йөклим», - дип йомгак ясады Россия Президенты. 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев