Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

Мөгаллим, остаз, укытучы. Бу өч сүздә күпме мәгънә, күпме сер. Алар җилкәсенә гаять катлаулы эш- тәрбия һәм белем бирү эше йөкләнгән. Бүгенге чынбарлык әти - әниләрдән, тәрбиячеләрдән һәм укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

                            

        “Укытучы – ул балалар күңеленә нур сибүче җылы кояш”, -дип яза К.Ушинский. Әйе,  бу чыннан да шулай. Чөнки бала вакыттан без бу сүзне ишетеп үсәбез. Минем аңымда укытучы гади кеше генә түгел, ә бәлки могҗиза тудыручы да булып саклана. Чөнки иң беренче дөньяны танырга, серле хәрефләрдән сүзләр төзергә, тыңлаусыз ручканы кулга тотып дәфтәр юлларына сызыклар, хәрефләр язарга бары укытучы гына өйрәтә. Укытучы-  ул безнең туган ягыбыз, безне чолгап алган тирә- як: табигать, урман, су,  һава, чишмәләр һәм башкалар.

    Бүгенге замана укытучысының төп максаты, минемчә, үз белемнәрен башкаларга өләшү, шул белемнәр ярдәмендә ирекле кеше тәрбияләү. Бүгенге укытучы вакыт белән бергә атлый, ул һич тә  заманадан артта да калырга тиеш түгел. Эрудицияле, энергияле һәм кыю укытучылар гына бу таләпне үти ала. Укытучы шул вакытта гына укытучы була, әгәр аның дәресенә укучылары бик теләп йөрсәләр.Чөнки укучы белә, аны дәрестә кызык , күңелле яңалыклар һәм мавыктыргыч  дөнья көтә.

        Балачакның иң көтеп алынган һәм зарыктырган мизгеле- мәктәпкә укырга керү. Һәркемнең тизрәк үсәсе, зур буласы һәм укыйсы,язарга өйрәнәсе килә. Мәктәп, белем, китаплар,  хәрефләр, дәрес,кыңгырау тавышы, бик серле булып үзенә дәшеп тора.Ә укытучы дигән илаһи зат бөтен нәрсәне дә белә, өйрәтә, барлык сорауларга да җавап бирә ала.

       Мин дә, 2015 нче елның 1 сентябрь иртәсендә,   Шәмәрдән лицееның 1 Г сыйныфына укырга кердем. Мине анда ягымлы ачык йөзле укытучы апам- Алия Фаил кызы Хәбибуллина  каршы алды һәм класска алып керде. Бик якты иде ул.Тәрәзә төбе тулы гөлләр.Каршыда такта.Анда апа “Әти”, “Әни”,”Мәктәп” дигән сүзләр язды.Без- укучылар өчен күңелле көннәр башланды.Укырга, язарга өйрәндек.Ә аннары бергәләп “ Әлифба бәйрәме” үткәрдек.Без “А”, “Б”...хәрефләре булдык.Нәкъ әлифбадагыча уйнадык, биедек, җырладык, табышмаклар чиштек. Без 24 кыз бердәм гаилә булып яшәдек, кызыклы экскурсияләр, походлар безнең тормышыбызны тагын да ямьләндерде, балачакның бәхетле мизгелләренә   шатлык өстәде. “Укучыларым,  мин сезне күрүемә бик шат һәм сезнең белән аралашуны көтеп алам,”- дигән сүзләр белән укытучым һәр  дәресен башлады.Алия Фаил кызы үз артыннан укучыларын да ияртте, юнәлеш бирде һәм без үзебез дә сизмәстән эзләндек, уйландык, иҗат иттек, ачышлар ясадык. Еллар үтте, мин дә үстем.Иҗекләп укыган чаклар артта калды. Калын- калын китапларны 2-3 көндә укып чыгам, матур хатлар, иншалар да язам.

    Беренче укытучым- Алия Фаил кызы, минем киңәшчем, иптәшем дә булды.Башлангыч мәктәп елларының  кыңгырау чыңы минем җанга һәрчак үзенчә бер ләззәт биреп торучы мизгел булып калды.Алай гына да түгел, үзе белән ул балачакның хатирәләрен дә яңарта, уйландыра, сагышландыра. Беренче карашка башлангыч мәктәптә  уку еллары сизелми дә үтте кебек. Әмма тормыш сукмагының зур һәм җаваплы өлешен алып тора икән ул чор.

     Башлангыч мәктәп, беренче укытучы- ул белем учагы гына түгел, балачак йорты да. Эх, кабаттан ак кулмәкләр киеп, ак бантиклар тагып, чәчәк гөлләмәләре тотып беренче сыйныфка укырга барырга иде. Юк, бу хыял гына. Ләкин мин ел саен нәниләрнең сөенеп һәм горурланып, зур өметләр белән укырга, белем йортына килүен күрәм.

    Бүгенге укытучы хезмәте бик авыр. Ә укытучы эшендә иң түземле һәм иң сабыр, гадел, заман таләбенә җавап бирүчеләр генә эшли ала. 2023 ел- Россиядә остаз, педагог елы уңаеннан,  мин укытучыларыма зур уңышлар, сәламәтлек, сабырлык телим, киләчәктә сезнең өмет- ышанычыгызны аклармын дип сүз бирәм.

 

           Сөмбел Галиуллина   Шәмәрдән лицееның  8 В сыйныфы укучысы,

            Олыяз авылы.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев