Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

«Хезмәт ветераны» исемен алу өчен нигезләрне киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирү өчен нигезләрне киңәйтергә һәм бу исемне алу өчен дәүләт яки ведомство бүләкләре булу таләбен гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте.

 Бүген «Хезмәт ветераны» исемен 25 ел стажы булган ир-атлар һәм 20 ел стажы булган хатын-кызлар алырга мөмкин. Шул ук вакытта мәҗбүри шартларның берсе - дәүләт яки ведомство бүләкләре булу.

«Нәрсә эшләргә кирәк, минемчә, - <...> дәүләт һәм ведомство бүләкләре булмаган гражданнарга да «Хезмәт ветераны» статусын бирү мөмкинлеген булдырырга, әмма шул ук вакытта аның хезмәт стажы бүләкләре булган хезмәткәрләргә «Хезмәт ветераны» статусын бирү өчен таләп ителгән стаждан күбрәк булырга тиеш», – дип белдерде депутат ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, бу идеяне тормышка ашыру өчен стаж турындагы таләпне хәзерге бусагадан биш елга күбрәк билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, Нилов исем бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә алсын өчен профсоюзларның вәкаләтләрен киңәйтү мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xezmat-veterany-isemen-alu-ocen-nigezlarne-kinaiterga-takdim-ittelar-5917475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев