Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы аг­­ро­сәнәгать комплексын үс­терүгә өлеш кертүе өчен “Шә­мәрдән икмәк кабул итү пункты” акционерлык җәмгыятенең җи­тештерү-техник лабораториясе мөдире Сәрия Мансур кызы Иванова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы җир­ле үзидарә органнары эш­чән­легенең нәтиҗәлелеген күтә­рүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьә­ләләрне чи­шү­дәге казанышлары һәм күпь­еллык намуслы хезмәте өчен Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең  Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык  нәтиҗәле хезмәте  һәм республикабызның иҗтима­гый-сәяси тормышына зур өлеш керткәне өчен  Саба муниципаль районында  «ТИСБИ» идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе вәкиллеге җитәкчесе Зөлфирә Котдус кызы Иксанова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яхшы һәм нәтиҗәле эше, җирле үзидарәне формалаштыруга һәм үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының   бюд­жет бүлеге баш белгече Рузалия Мулланур кызы Дәүләтшина “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев