Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хезмәтне саклау -синең бурычың»

Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне уңаеннан,​ Шәмәрдән 1нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында “Хезмәтне саклау – синең бурычың” дип исемләнгән чара булып узды.

Халыкара хезмәт оешмасы бу көнне 2003 елдан башлап  бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны булдырмау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтә. Һәр эштә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү аны башкаручыларның ничек эшләүләренә һәм эш шартларына бәйләнгән. Эш көйле барганда гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калып була. Бәйгедә катнашучы кече тәрбиячеләребез һәм хезмәт күрсәтүче персонал да  кичә барышында хезмәтне саклау буенча​ булган белемнәре белән уртаклаштылар һәм кагыйдәләрне эш тәҗрибәсендә кулланып күрсәттеләр. Бәйге башында үзләре тарафыннан башкарылган күмәк җыр уңай психологик халәт тудырды. Һәм чара ахырына кадәр күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр дәвам итте.

Эльмира Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев