Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үз һөнәренең остасы» конкурсы

22-23 ноябрьдә Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәренең остасы» республика конкурсы булып узды. Үз эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы вәкилләргә дипломнар һәм 10, 8, 6 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Конкурсның максаты-АПК белгечләрен кызыксындыру һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру, югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков катнашты. Ул һәр җиңүчене шәхсән үзе генә тәбрикләп кенә калмыйча, авылда яшьләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйләде.

Безнең районнан быел җиңүчеләр: Мирзагалямов Нияз Резван улы – «Игенче» хуҗалыгы ветеринария табибы - 1 урын, Газизов Динар Минтимер улы – «Игенче» хуҗалыгы механизаторы - 1 урын, Шәйнурова Айназ Рафаэль кызы – «Курсабаш» хуҗалыгы бозау караучысы - 1 урын, Билалов Адель Альберт улы – «Саба» хуҗалыгы инженер - механигы - 2 урын, Шәрәфиев Рөстәм Нурислам улы – «Шытсу хуҗалыгы агрономы-3 урын танылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев