Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйнәп һәм Илдус Гәрәевлар: «Эштәге проб­ле­маларны өйгә алып кайтмаска тырышабыз»

Парлап, ягъни ирле-хатынлы эшләүнең нинди уңай яисә тискәре яклары бар? Бу хакта бергә хезмәт куючы парлардан кызыксындык.

Зәйнәп һәм Илдус Гәрәевлар:

–Гаилә корганда икебез дә бер оешмада эш­ләр­без,  гомер елларын гы­на түгел, хезмәт юл­ла­рын да бергә уздырырбыз дигән уй юк иде. Язмыш безгә шундый бәхет бүләк итте: 1989 елдан бирле бергәләп  “Татавтодор”  акционерлык җәмгыятенең Саба фи­лиалында  беребез баш инженер, икенчебез бухгалтер бу­лып  хезмәт куябыз. Уңай яклары санап бетерге­сез: иң беренчесе, бер-береңнең кадерен күбрәк бе­­ләсең, икенче яртыңның хезмәтенең никадәр җа­вап­лы­лыгын аңлыйсың.  Гомумән алганда, эштәге проб­ле­маларны өйгә алып кайтмаска тырышабыз, ә ки­ңәшләшеп алган очраклар бар.  Җәйге сезонда көн дә­вамында күрешми торган көннәр дә була.  Чөнки  эш сәгатьләребез дә төрлечә. Бергә эшләүнең без бер ва­кытта да минусларын күрмәдек.

Фәридә Вилданова сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев