Замана сәнгате күргәзмәсе оештыручылары кеше калдырган ананасны экспонат дип уйлап, пыяла эченә урнаштырганнар
Шотландиянең Абердин шәһәрендәге замана сәнгате күргәзмәсе оештыручылары, кеше калдырган ананасны экспонат дип уйлап, аны пыяла эченә урнаштырганнар. Баксаң, 22 яшьлек студент егет, берничә иптәше белән галереядагы кешеләрне шаяртырга булганнар да, уртада торган буш өстәлгә әлеге җимешне куеп калдырганнар икән. Ике көннән кабат килеп карагач, студент ананасның пыяла эчендә икәнен күреп...
Шотландиянең Абердин шәһәрендәге замана сәнгате күргәзмәсе оештыручылары, кеше калдырган ананасны экспонат дип уйлап, аны пыяла эченә урнаштырганнар. Баксаң, 22 яшьлек студент егет, берничә иптәше белән галереядагы кешеләрне шаяртырга булганнар да, уртада торган буш өстәлгә әлеге җимешне куеп калдырганнар икән. Ике көннән кабат килеп карагач, студент ананасның пыяла эчендә икәнен күреп исе киткән. "Шулай булыр дип уйлаган идем аны. Чыннан да, бөтен кеше, хәтта оештыручылар да моны замана сәнгатенең бер күренеше дип кабул иткәннәр. Гаҗәп!" - дип язган егет интернеттагы битенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев