Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 ноябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле

Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак.

Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Плеханов исемендәге университетның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская.

Эксперт сүзләренчә, күмер сәнәгате һәм авиациясе хезмәткәрләренең пенсияләре яңадан исәпләнәнчәк, шул рәвешле артачак. 

Лебединская әйткәнчә, өстәмә түләүләр күләме махсус стажның озынлыгына, хезмәт хакы күләменә һәм Россия пенсия фонды бюджетына эш бирүчеләрдән кергән өстәмә тарифлар буенча взнослар суммасына бәйле.

2023 елдан башлап әлеге мәгълүмат шәхси исәпкә алу мәгълүматлары буенча расланачак, дип өстәде ул.

Эксперт билгеләп үткәнчә, күмер сәнагте һәм авиация хезмәткәрләренең түләү күләме аена уртача 4,7 мең һәм 21,2 мең сум тәшкил итә. Өстәмә түләү күләме эш бирүче күчергән взнослар санына бәйле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев