Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

13 апрельдә Сабада һәм Шәмәрдәндә ярминкә үткәреләчәк

Язгы ярминкәгә рәхим итегез!

   Узган шимбәдә районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре  Казанның агросәнәгать паркына чираттагы ярминкәгә бардылар. Башкала халкына,  шәһәргә килгән сатып алучыларга “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы 7 тонна ашлык, “Лукоз Саба”, “Туган як”, “Сатыш”  хуҗалыклары  кәҗә һәм  сыер  сөте һәм продуктлары,  Саба  урманчылары агач эшләнмәләре,  төрле  сувенирлар тәкъдим итте. “Игенче” җәмгыяте ярминкәгә килүчеләрне мичтә пешкән коймак, баллы  кайнар  чәй белән  сыйладылар.  Рүзәл Хаҗиев кулындагы  табагачка  күз  иярмәде.  Сабалылар ярминкәсе белән  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  урынбасары Гөлүс Баязитов  та танышты.

   Билгеле булганча,  килеп туган  вәзгыятькә бәйле рәвештә  районда 24 мартта буласы  ярминкә  кичектерелгән   иде.  Әлеге чара Сабаның  “Аргамак”  картодромында һәм Шәмәрдәндә шимбә  көнне – 13 апрельдә үткәреләчәк. Язгы  ярминкәгә  килүчеләрне оешма-хуҗалыклар, сәүдә оешмалары, шәхси хуҗалыклар  алып  килгән күптөрле товар һәм продукция (ит, кәҗә,  сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам,  ашлык, ярылган утын һ.б.)  һәм товарлар көтә. Сабада шулай ук ташламалы бәядән “Саба таңнары”  газетасына  язылу да оештырылачак.  Күркәм традиция Сабада, шулай  ук  Шәмәрдәндә   иртәнге 8дә башлана. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев