Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне

Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калды

15 февраль Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калды. Бу көнне хәрбиләрне генә түгел, бар халыкларны ут йоттырган игълан ителмәгән сугыш тәмамланды.

Әфган кампаниясе барышында күрсәткән фидакарьлекләре аша интернационалист сугышчылар Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән әтиләребез һәм бабаларыбыз батырлыгына лаеклы булуларын расладылар. Әфган җирендә Саба районы егетләре дә үзләренең интернациональ бурычларын хәрбиләрчә үтәделәр, җитди сынауны намус белән үттеләр. Кадерле сугышчы-әфганчылар, сугышчы интернационалистлар, күрсәткән батырлыгыгыз, район тормышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Әлеге геройларны тәрбияләгән аналарга, һәлак булган якыннарын һәм дусларын онытмаучыларга хөрмәтлибез, сәламәтлек, иминлек телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев