2026 ел Россия халкы өчен сынау елы булачак — илдә тормыш берничә тапкырга кыйммәтләнәчәк
Инде 1 гыйнвардан НДС арттырыла, утиль җыем күләмен үстерәләр, акцизлар һәм торак-коммуналь хуҗалык тарифлары күтәрелә, яңа штрафлар кертелә.
Инде 1 гыйнвардан НДС арттырыла, утиль җыем күләмен үстерәләр, акцизлар һәм торак-коммуналь хуҗалык тарифлары күтәрелә, яңа штрафлар кертелә.
Бизнеска салым реформасы басым ясый: НДС түләү өчен керем чиге 60 миллион сумнан 20 миллион сумга кадәр төшерелә. Меңләгән компания салым йөкләнеше артуын товарлар һәм хезмәтләр бәясенә күчерергә мәҗбүр булачак. Моның нәтиҗәсен россиялеләр үз кесәләрендә тоячак.
Төп үзгәрешләр:
— ТКХ хезмәтләре ел дәвамында ике тапкыр кыйммәтләнәчәк.
1 гыйнвардан — НДС үсеше сәбәпле 1,7 процентка,
1 октябрьдән — тагын 8–22 процентка.
— Теш дәвалау хезмәтләре гыйнвардан ук 50–100 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Бу медицина материаллары, аренда, коммуналь хезмәтләр, логистика бәяләренең үсүе һәм НДС арту белән бәйле.
— Аерым товарларның бәясе 30 процентка кадәр күтәреләчәк. Иң зур үсеш электроника, кием-салым һәм маркетплейс товарларында көтелә. Моның сәбәбе — импортка, таможняга һәм оптовый платформаларга контроль көчәю.
— Чит ил автомобильләре 1 гыйнвардан утиль җыемының 10–20 процентка индексацияләнүе аркасында тагын 20 процентка кыйммәтләнәчәк.
— Электроника 2026 елның 1 сентябреннән технологик җыем кертелү сәбәпле кыйммәтләнәчәк. Җыем күләме – максималь 5 мең сум, ул тулысынча кулланучыларга күчереләчәк.
— Элемтә хезмәтләре 1 гыйнвардан 20–25 процентка артачак. Уртача алганда, айлык түләү 150–300 сумга күбрәк булачак. Операторлар моны НДС үсеше, инфляция һәм челтәрләрне яңарту чыгымнары белән аңлата.
— Россия банкларында күчерүләр һәм хезмәт күрсәтү өчен комиссияләр 1 гыйнвардан артачак — алар 22процент НДС белән салым салыначак.
— Җиһаз (мебель) бәясе 25 процентка кадәр күтәреләчәк. Агач материаллары белән тәэмин итүчеләр инде бәяләрне 10–25 процентка арттырган, ә җитештерүчеләр өчен салым йөкләнеше диярлек ике тапкырга үсәчәк.
— Азык–төлек продуктлары уртача 10–15процентка кыйммәтләнәчәк. Җитештерүчеләр НДС арту сәбәпле ритейлерларны бәяләр күтәрелүе турында кисәткән. 10 процентлы ташламалы НДС ставкасы социаль әһәмиятле продуктлар өчен генә саклана.
— Алкоголь һәм тәмәке бәясе сизелерлек үсәчәк.
1 гыйнвардан барлык төр спиртлы эчемлекләргә акцизлар 8,9 проценттан 31 процентка кадәр арта, ә ваклап сату бәяләре уртача 10–17 процентка күтәреләчәк.
Тәмәке акцизы — 11,3 процентка арта.
— Кием–салым һәм аяк киеме беренче кварталда ук 8–10 процентка кыйммәтләнәчәк, дип фаразлый белгечләр. Импорт продукциясе — 10–12 процентка.
— Яңа төзелә торган торак 1 гыйнвардан кыйммәтләнәчәк. Төзелешне вакытында тапшырмау өчен штрафларга мораторий бетерелү сәбәпле, әлеге чыгымнар фатир бәясенә кертеләчәк.
— Җиңел автомобильләр өчен техосмотр 1 гыйнвардан уртача 9,7 процентка артачак.
Башка мөһим үзгәрешләр:
— Барлык вывескалар һәм күрсәткечләр рус телендә булырга тиеш. Рус телен яклау турындагы закон 2026 елның 1 мартыннан көченә керә.
— Аерылышу өчен дәүләт пошлинасы 8 тапкыр арта: 650 сумнан 5000 сумга кадәр.
— Хакимият органнары СБП һәм «Мир» карталары аша барлык күчерүләрне күзәтә алачак. Закон 2026 елның 1 сентябрнән гамәлгә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев