23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
Бәйрәм котлавы
Ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйбыз! 23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Бу көндә без туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче хәрбиләргә, Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, илебез тынычлыгын саклаучыларга хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ватанын яраткан һәм аның якты киләчәге өчен тырышкан һәр кешене әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз имин булсын, барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев