Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне

1-10 декабрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә, ул 1992 елдан бирле ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

 Инвалидлар көне - ул көчле рухлы, максатка омтылучан, язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урынын тапкан һәм аны чын күңелдән ярата торган кешеләр. Сәламәтлекләре чикләнгән булуга карамастан, без алардан көчле, чыдамлы булырга, ә иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнәбез. Алар һәр мизгелнең кадерен беләләр, көнне  шатланып каршы алалар. Күпләр ихтыяр көче, түземлек, сабырлык аша  кыенлыкларны да җиңә баралар. 

 Барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күңел җылылыгы, игелек, тормыш планнарының чынга ашуын телибез! Сезне якыннарыгызның кайгыртуы чолгап алсын, гаиләләрегездә иминлек,   мәхәббәт яшәсен. Сезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, тыныч, имин көннәр телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев