Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

6 март – ЮИД оештырылган көн

6 март СССРда юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары (ЮИД) оештырылган көн буларак билгеле.

6 март СССРда юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары (ЮИД) оештырылган  көн буларак  билгеле. Әлеге башлангычның инициаторы  Эчке эшләр министрлыгының ГАИ  идарәсе була. 1973 елда ЮИД отрядлары оештыру турында ВЛКСМ Үзәк  комитеты һәм Мәгариф министрлыгының  уртак  карары  кабул ителә. Ел  ахырында илдә юл хәрәкәте  яшь инспекторлары отрядларының саны  14 меңгә  җитә. Алар үз яшьтәшләре  арасында гына  популяр булып  калмыйча, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да ихтирамын  казана. ЮИДчылар ГАИ (хәзер ЮХИДИ) хезмәткәрләре  ярдәмчеләренә әйләнәләр,  рейдларда  катнашалар, юлларда  профилактика  эше  алып баралар. Хәрәкәт эшчәнлеге бушка  китми, ил буенча алганда бик күпләр авария корбаны булмый  калганы өчен аларга  бурычлы.  

 Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды Саба  гимназиясендә дә  уңышлы  эшләп  килә.  “Юл йөрү кагыйдәләрен хәтта төнлт уятып сорасагыз да беләбез“, диләр отрядның яшь инспекторлары. Отряд белән күп еллар тәҗрибәле педагог Илнур Хәйриев  җитәкчелек итә. ЮИД оештырылган   көнгә туры  китереп, алар ЮХИДИнең административ  практика инспекторы Гөлгенә Гаянова, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова, мәгариф идарәсе белгече Айнур Ногманов белән берлектә юлга рейдка  чыктылар. Чара барышында машина йөртүчеләргә  кагыйдәне үтәмәүчеләр буларак түгел, укучылар белән  аралашу  өчен тукталыш  ясарга туры  килде. ЮИДчылар аларга  “Машина йөртүче, игътибарлы бул!“ белешмәлекләрен тараттылар, җәяүлеләрне ихтирам итәргә  чакырдылар. ЮИДчылар Гөлгенә апалары  кулындагы сырлы таякның да тылсымлы  көчен  сынап карадылар. Укытучылары Илнур Хәйриев ЮИДчыларны  урам  аша  чыгып баручы башлангыч  сыйныф  укучылары белән җәяүлеләр сукмагында  да  аралаштырды, бергәләп аларның белемнәрен тикшерделәр һәм яктылык кайтыргыч  элементлар да өләштеләр.

Фэнил Мэулетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев