8 Март бәйрәме- балалар бакчасында иң күңелле бәйрәм
Иске Икшермә «Кошкай» балалар бакчасында Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте
Иске Икшермә "Кошкай" балалар бакчасында Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Бакчага йөрүче 21 бала үзләренең әниләре белән бергә бәйрәмгә килделәр. Бәйрәмебездә барлык җырлар, шигырьләр, биюләр, балаларның назлы сүзләре, матур елмаюлары әниләргә багышланды.Әниләр балалар белән бергә бишек тибрәтеп, бишек җыры башкардылар. Балалар әниләренә матур сүзләр әйтеп үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмебез "Җырлыйм әнием турында" җыры белән тәмамланды.
Күңелләрдә сөенеч, аналар һәм балалар йөзендә шатлыклы елмаю дәвамлы булсын дигән теләктә калдык.
Мәдинә Маканова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев