8 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Район яңалыклары

8 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

  Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Сез иген үстереп, терлекчелек тармагы продукциясе җитештереп,  туган илебезнең азык-төлек иминлеген булдырасыз. Үз эшегезгә зур җаваплылык белән караганыгыз, туган ягыбызда калып, үз юлыгыздан  китәрлек  балалар үстергәнегез, аларга үрнәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Һөнәри бәйрәмегез уңа­еннан барыгызга да, шулай ук  аграр тармакны үстергән   ветераннарга нык сәламәтлек,  яңа хезмәт казанышлары, гаи­лә­ләрегезгә иминлек, муллык, бәрәкәт телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев