Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

90 яшьлек юбилярны котлау

Кече Шыңар авылында яшәүче Нәҗмиева Нәвирә Әхмәт кызына 2023нче елның 4нче гыйнварында 90 яшь тулды.

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Сәүбанов Ф.К. та кушылды.

       Нәвирә апа 1933 нче елның 4 нче гыйнварында Саба районы Миңгәр авылында дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала үскәннәр. 1941 елда әтисе сугышка китә һәм исән- имин туган ягына кире әйләнеп кайта. “Без кечкенә вакытта ашарга җитмәс иде, киемнәр, гаиләдә 6 бала үскәч, бер-беребезнекен киеп була иде анысы, тик әниләрне дә кызгана идек, алар безнең өчен көне-төне тир түктеләр бит” – дип искә ала Нәвирә апа. 7нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый;  төрле хезмәт башкарырга туры килә сугыш чоры балаларына:  амбарга да баралар, башак та җыялар, 5 километрдан симәнә дә ташыйлар, көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар. 16 яше тулгач аны умартачы ярдәмчесе итеп куялар, аннан соң 8 ел умартачы булып эшли. Тырышып эшләгәненә күрә аңа үрчетергә бер оя умарта корты бирәләр, шулай ук “Коммунистик хезмәт алдынгысы” исеме бирелә, Почет грамотасы белән бүләкләнә.

1958 нче елда Кече Шыңар авылы егете Нәҗмиев Мөхәмәтдингә кияүгә чыга. “Авангард” колхозында  эшли, башта  учетчик итеп куялар, аннан соң 20 ел буе хуҗалыклардан сөт җыючы булып эшли. Барлык кушкан эшләрне дә төгәл итеп башкара. Мактау кәгазләре белән бүләкләнә, Хезмәт Ветераны исеме бар. Нәвирә апа барлыгы 6 бала тапкан, 4 малай, 2 кыз. 2 кызы  бүгенге көндә исән-сау,7 оныгы бар. Мехәмәтдин абый һәм 4 улы инде вафат. Нәвирә апа, бүгенге көндә Кече Шыңар авылында,  килене Илһамия, оныгы Илүс тәрбиясендә яши.             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев