Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Абунәчеләр арасында уздырылган бәйгедә катнашып, Якуповлар “Ипи пешерү” техникасы оттылар

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте үзенең абунәчеләре өчен елга ике тап­кыр үткәргән акциядә райо­ны­­быздан да бүләкләр оту­чы­лар булмый калмый.

2021 ел өчен газета-журналга   язылучылар арасында төп приз – шифаханәгә юллама Ике басу Арташтан Фәттаховларга  чыккан   иде.  Быелгы  акциядә катнашып, “Ипи пешерү” (“Хлебопечь”)  көнкүреш техникасы отучы да Арташ  якларыннан.  Бу юлы олы куаныч  Язлы Арташ авылыннан Якуповларга  елмайды. Аларга бу хакта беренче  булып почта элемтәсе начальнигы Нәзифә  Мөхәрләмова хәбәр иткән. Якуповлар призны алырга редакциягә ирле-хатынлы  килделәр. “Акциядә катнашырга өндәүче дә шул Нәзифә  үзе  инде.  Әйдә, үзем җибәреп  карыйм әле,  диде дә,  квитанцияләребезне “Татме­диа”га юллаган.  Оныткан да идек  инде. Ишеткәч, бик шатландык. Без бит  матбугатка язылабыз да, акцияләрдә  катнашу турында  уйламыйбыз. Кирәксенмибез, йә  вакытыбыз булмый. Ә бәхет уйламаганда  елмая”,– ди Вәсимә ханым.

Якуповлар элегрәк, әти-әниләр исән чагында 10-15 исемдә газета-журнал  алдырганнар. “Саба таңнары”н чыга башлаганнан бирле. Район матбугатын беренче  чиратта  укыйлар.  Кызлары Динара мәктәптә  укыганда,  студент чагында  язган шигырьләре газетада еш бирелгәнгә дә  якын  аларга “Саба таңнары”. “Ипи пешерү мичен байтак  еллар элек   күргәнем бар  иде. Күршеләрдә дә булгач, кызыгып   йөри  идем. Менә бит,  китереп  куяр  юлына, дигәндәй, кызыгасы да калмады.  Үзебезнеке булды. Мичтә күп төрле  камыр ризыклары пешереп  була. Файдаланырбыз, тик тотмабыз”,– ди Вәсимә Якупова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев