Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Абый, юлларда сак бул!”

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән чираттагы рейдка чыкты.

 Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү – җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен уртак төп таләп. Юлларда сак йөрүнең нигезе нәкъ менә сабый вакытта – мәктәпкәчә учреждениеләрдә үк салына. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән чираттагы рейдка чыкты.  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе филиалы җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова һәм ЮХИДИ инспекторы Фаил Мәҗитов “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә узган акциянең дә төп максаты – җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искәртү иде.

Байлар Сабасының Мәктәп урамында үзләре дә кулларына лозунглар тоткан балалар җәяүлеләрне туктатып, юл кагыйдәләренә багышланган белешмәлекләр һәм киемгә куелучы яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр. Малайлар өчен, әлбәттә, иң кызыгы үзләрен инспектор ролендә тоеп, юл хәрәкәтен көйләүче таяк белән машиналарны туктату булды. Фаил абыйлары белән берлектә машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырдылар, хәерле юллар теләделәр.  “Абый, юлларда сак булыгыз, карап кына йөрегез”, – дигән сабыйларның самими өндәмәләре өлкәннәрдә уяулыкны арттыруга этәргеч булмый калмагандыр.

 “Күптән түгел генә “Язгы каникул” операциясе тәмамланды. Һәрдаим профилактика эшләре алып барылуына карамастан, әлеге чорда җиде әти-әнигә машинада балаларын тиешле кагыйдәләрне үтәп йөртмәгәне өчен беркетмә төзелде. Бүген үзебезнең кечкенә пассажирларыбыз – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән өлкәннәргә, әтиәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен яңадан бер кабат искә төшерү максатыннан рейдка чыктык. Чөнки яз җитеп, юллар кардан ачыла башлау белән юлларда икенче төр транспорт чаралары – электросамокат, велосипедлар күренә башлады. Шуңа да барлык юл йөрүчеләргә тагын бер кат кагыйдәләрне төгәл үтәргә, әти-әниләргә сабыйларын махсус утыргычларда гына йөртергә, үзләре шәхси идарә итү чараларын кулланган балаларны юлларда аеруча сак булырга чакырабыз”, – ди Гүзәл Ягәфәрова.

Җәяү узып баручы Диләрә Вәлиева: “Юлларда барыбыз да исән-сау йөреп, игътибарлы булсак иде. Балаларны кече яшьтән кагыйдәләргә өйрәтеп үстерсәк, үзебезгә дә тыныч, алар да исән-сау булыр”, – дип әлеге акциянең кыйммәтен куәтләде.

“Без мәктәпләрдә, шулай ук балалар бакчаларындагы нәниләр белән профилактика эшләре алып барабыз. Бүгенгесе шуның бер юнәлеше булды. Машина йөртүчеләр, җәяүлеләр белән балаларны үзара аралаштыру бу һәр як өчен дә үтемле алым. Язгы сезонга да аяк бастык. Әлеге чор аеруча уяулык һәм сак булуны сорый”, – ди Фаил Мәҗитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев