Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әдәби калейдоскоп үткәрелде

Мамалай балалар бакчасында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби колейдоскоп үткәрде.

   Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза, әмма ул татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре белән аеруча билгеле. Китапханәче башта балаларны язучының гади булмаган биографиясе белән таныштырды, аның иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларлыгы турында сөйләде. Аннары балалар “Сөйләшә торган үрдәк” викторинасында, “Әкият геройлары парады”, “Кайсы  әкиятләргә нинди табышмаклар  туры килә” конкурсларында катнаштылар. Чарага «Алиш  әкиятләре-энҗе бөртекләре» дигән китап күргәзмәсе куелды. Балаларны  кызыксындырган барлык китапларны өйгә алып  укырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев