Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!

Саба автоинспекторлары юллар­да исерек хәлдәге ав­томобиль­че­ләрне тиз арада тоткарлау буенча тикшерүләрне даими уздыра.

Саба автоинспекторлары юллар­да исерек хәлдәге ав­томобиль­че­ләрне тиз арада тоткарлау буенча тикшерүләрне даими уздыра. Шуңа карамастан, законны санга сукмаучы йөртүчеләр  кимеми. Аларны 2 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителүләр дә, штрафлар да туктатмый. Рас алай икән, җавап бирәсең инде.

Май  аенда юлларда тикшерүләр барышында шикләнелеп, автомобиль йөртүчеләр Н.Хөсәенов  һәм С.Миннебаев тоткарлана. Бел­гә­небезчә, автоинспекторларны алдап та, алардан качып котылып та булмый. Салмышларны профессионаллар бер чакрымнан “сизә”. “Мин айнык”, – дип, син аннан соң исбатлап кара. Ул очракта сизгер инспекторларга алкотектор ярдәмгә килә. Медицина тикшеренүе узарга теләмәсәң, сине барыбер җәза көтә. Әйтик, исереклек билгеләре булган 2004 елгы  С.Миннебаевның хастаханәгә барудан баш тартуы аны  җаваплылыктан коткармый. Ә Н. Хөсәенов сулап чыгарган һавада алкоголь концентрациясе  рөхсәт ителгән нормадан  4 тапкыр   күбрәк икәнлеге  ачыклана. Икесенең дә  билгеләнгән   көндә  судка  килмәүләре дә эшне карауга киртә була алмый. Хәзер алар икесе дә 1 ел 6 айга автомобиль  йөртү хокукларыннан мәхрүм. Өстәп – 30 мең сум штраф.

Күңелсез хәлдә  калмауның иң гади ысулы – спиртлы эчемлек кулланмыйча гына,  тыныч күңел белән юлга чыгу яисә салмыш булсаң, җәяү атлау. Моны  колакка  киртләп  куярга   кирәк.

Саба  муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев