Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Агрегатлар тикшерелә

Бу эшләр 1 майга кадәр төгәлләнергә тиеш

    Хуҗалыкларда үсемлекләрнең химик һәм биологик саклау буенча сезонлы эшләрне вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү, агулау машиналарының, кырларда сиптерү агрегатларының техник торышы тикшерелә. Бу  эшләр 1 майга  кадәр  төгәлләнергә тиеш. Шул максаттан район 4 кустка бүленде: “Тимершык”, “Игенче”, “Сатыш” һәм “Саба “җәмгыяте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлеге начальнигы Ринат  Нигъмәтҗанов,  “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Васил Кәбиров һәм җитештерү бүлегенең  механикалаштыру  буенча  консультанты Рөстәм Харисов агрегатларның дөрес  көйләнешен, бөтен механизмнарының да  эшләвен, механизаторларның медицина тикшерүе  узганлыгын, махсус  эш  киемнәре белән тәэмин ителешен  тикшерәләр.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев