“Җәяүле” операциясе башланды
Район яңалыклары

“Җәяүле” операциясе башланды

28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр “Җәяүле” оператив-профилактика чарасы бара

  Республикада, шулай ук Саба районында  җәяүлеләр катнашында  юл-транспорт  вакыйгаларын профилактикалау һәм  яктылык  кайтаргыч  элементларны популярлаштыру  максатында 28 ноябрьдән 27 декабрьгә  кадәр “Җәяүле” оператив-профилактика чарасы үтә.

Бу чорда дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә “Зебра”да юл бирмәү, ярамаган урыннарда юл-урам аша чыгуларны кисәтү, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча эшне тагын да көчәйтәчәк. “Бәхетсезлек  очраклары   күбрәк тәүлекнең  караңгы  вакытында килеп  чыга. Шуңа   күрә җәяүлеләрнең, яктылык  кайтаргыч элементлардан  булуын күзәтчелек итүгә игътибар артачак.


Нет комментариев