Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Җәяүле сукмагы”н иминләштерделәр

Эзмә авылының Мәктәп урамында “Хәвефсез җәяүле сукмагы”акциясе үткәрелде

ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет учреждениесе хезмәткәрләре “Игътибар: балалар” оператив-профилактика  чарасы  кысаларында Эзмә авылының Мәктәп урамында “Хәвефсез җәяүле сукмагы”акциясе  үткәрделәр. Әлеге чараның максаты – урам аша  чыгу урыннарында  балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү. Эзмә урта мәктәбенең ЮИД отряды яшь инспекторлары  ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Саф чишмә” балалар  бакчасына  йөрүчеләрне урам аша  чыкканда светофор  булмаган юл чатларында  машиналарның хәрәкәтенә ничек игътибар итәргә, тәүлекнең  караңгы  вкытында  яктылык  кайтаргыч  элементлардан  йөрергә кирәклеге  аңлатылды. Һәр балага яктылык  кайтаргыч  элементлар  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев