Аяз Тимерханов “Аударыш”  спорт  уенында  катнашты
Район яңалыклары

Аяз Тимерханов “Аударыш” спорт уенында катнашты

Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне»ндә «Аударыш» уены оештырылды.

 

Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне»ндә «Аударыш» уены оештырылды. Ярышка ерактан – Кабардино-Балкария Республикасыннан да килгәннәр иде. Марат Әхмәтвәлиев җитәкчелегендә Саба районыннан  да  бардылар. Быел көрәшчеләр иярсез һәм иярле атларда көч сынашты. Ярышларда 100ләп ат җитезлеккә, чыдамлыкка сыналды. Райондашыбыз – Иске Икшермә авыл җирлегеннән Аяз Тимерханов иярсез атта көч сынашып 70  килограммга  кадәрге  үлчәүдә  II урынны  алды.


Нет комментариев