Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе тамашачыларга тәмле конфет өләшүдән башланды [+фоторепортаж]

Театр сөюче тамашачыларыбызга якташыбыз Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсә­нованың исеме яхшы билгеле.

Чәбки Саба авылында туган кыз, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң,  хезмәт  юлын Саба мәдәният йортында режиссер булып башлаган. 1979 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты булып китә һәм иң беренче ролен дә Саба сәхнәсендә уйный. Аны  зур сәхнәгә театрның баш режиссеры Равил Тумашев тарта. Шушы чакырудан соң узган 43 ел эчендә үзенчәлекле, кабатланмас образлар тудырды.

Быел Әлфия Якуб кызына 70  яшь тулды. Шул уңайдан узган шимбәдә Саба мәдәният  йортында аның юбилей кичәсе узды. Әлфия Хәсәнованы тәбрикләргә һәм хөрмәтләргә  сәхнәдәшләре – Тинчурин театры, шулай ук Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әтнә  татар дәүләт драма театрлары артистлары, дуслары, туганнары кайткан иде. Фойеда якташыбыз  уйнаган  спектакльләрдән төшерелгән фотокүргәзмә эшләде.

Нинди генә рольләрдә уйнамаган актриса!  Эрих Ремаркның ”Без ба­рыбыз да  кешеләр”ендә – Доктор Беер, Сәет Шәкүровның “Саф  күңелгә тап төшми”ендә – Саҗидә, “Аяз Гыйлаҗевның “Өч аршын җир”ендә – Хәдичә, Туфан Миң­нуллинның "Кырларым-ту­­гай­ларым"да – Мөслимә,  Аманулла әсә­ре буенча куелган "Кешечә яшик" телевизион спектаклендә – Саймә, Р.Шәрифнең "Яланаяклы кыз"ында Сәгыйдә образлары әнә шундыйлардан.

Әлфия ханым Сабага күптән түгел генә  53 ел элек бергә укыган сыйныфташлары белән очрашуга кайткан  булган. Шунда бер классташы аның яшь чагында әйткән: “Артистка булсам, сезгә бер кило ирис конфеты ашатыр идем”,– дигән сүзләрен исенә төшергән. Хыялы чынга ашкан якташыбызның юбилее тамашачыларга  тәмле конфет өләшүдән башланды да.

Беренче сүзне Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсә­гыйтовка бирделәр. “Саба ягы – ямьле, гүзәл як. Кешеләре дә табигатенә туры  килеп, киң   күңелле  булып туа. Саба ягы театрыбызга Әлфия апаны бирде. Чынлап  торып, сезнең район кешесе. Бик тынгысыз, тегендә-монда  чаба, театр эшләрендә дә катнаша.  Шундый талантны бүләк иткәнегез өчен сезгә  чын күңелдән рәхмәт сүзләре  җиткерәм. Әлфиягез бе­лән һәрвакыт горурланып яшә­гез”, – диде ул.

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәламен Эзмә  авылында туган якташыбыз, Татарстанның атказанган ар­тисты Гөлфия Фәйзерахманова  җиткерде. Юбилярга шушы  көн­нәрдә басылып  чыккан ши­гырь китабын бүләк итте. Соңыннан Туфан Миңнуллинның  "Бер мә­хәббәт кыйссасы" спек­такленең төп персонажы Ми­ләү­шә ро­лен­ннән өзек башкарып та тамашачы   күңелен  яулады. “Театрыбызны Әлфия апасыз күз алдына китереп булмый. Үзенә генә хас тавышы,  мөлаемлыгы белән җә­леп итә.  Ул театрга килеп кер­гәндә, коллектив үрә басып кул чабарга әзер. Тугры йөрәге һәм акт­риса  буларак  зур үрнәге  өчен аңа чиксез рәхмәтлебез”,– ди­де  Тинчурин театрының профсоюз комитеты исеменнән котлаган Илфак Хафизов.

Шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев, Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин, Кариев театры артистлары Әминә Галиева һәм Энҗе Камалиева, Тинчурин театры  артисты, Әлфия ханымның иң  яраткан  укытучысының оныгы  Айдар Фәтхерахманов (Сатыш авылыннан) котлады. Чәчкә, Резедә Төхвәтуллина, Илһам Шәриф  Әлфия Хәсәнова белән гастрольләргә   йөргән  чакларын искә төшереп,  сәхнәгә җыр белән  чыктылар. Туганнары, дуслары да  йөрәк түрләрендә  йөрткән теләк-сүзләрен җиткерделәр. “Әни, мин синең  өчен бик шатмын. Гомерең буе яраткан  эшең белән  шөгыльләндең. Үзеңә һәм  коллективыңа иҗат уңышлары телим”,– диде  улы  Искәндәр.

Сатыш  авыл  җирлеге башлыгы  Фаил Шәфигуллин  чыгышы да юбилярның күңелен кузгатты. “Искиткеч  матур табигатьле,  сокланып туймаслык авылымның хуҗасы шушы була инде, Фаил миңа телефоннан ”Әлфия апа, Әлфия  апа тегеләй дип шалтыратып, хәлемне белешеп кенә то­ра. Хуҗа шундый булырга тиеш тә инде ул. Күркәм  сыйфатыңны югалтма. Менә залга  карыйм да, авылдашларымны, миңа  бары тик яхшылык кына теләп, минем өчен куанып утыручы якташларымны күрәм.  Сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барыгызны да яратам”,– диде артистка кичә ахырында.

 

Рәхмәтнең олысы кичәне оештырган,  сценарий  язган һәм  Илһамия Нәҗ­мет­динова белән күңелләргә  үтеп  керерлек итеп  алып барган Хә­ниф Тимербаевка әйтелде.

Әлфия Хәсәнованың  уйнаган  роль­ләре гомер буе үзен озата бара, онытылмый. Театр кешене  картайтмый, шуңа  да  ул гел һаман да яшь,  сөйкемле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев