«Әллүки» балалар бакчасында парклар атналыгы уза
Бәхетле балачак
Җәйге чор балалар өчен елның иң гүзәл вакыты. Җәй кояшка һәм җылы көннәргә сөенергә генә түгел, ә сәяхәтләргә һәм экскурсияләргә чыгарга да мөмкинлек бирә торган вакыт.
Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы балалары Гаилә паркына экскурсиягә чыктылар.
Балалар чәчәкләр һәм куаклыкларның матурлыгына сокланып, бөҗәкләрне күзәтеп, парктагы уен мәйданчыгында рәхәтләнеп таудан шуып, баскычлардан үрмәләп, күңел ачып кайттылар. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләрне тудыра, аларның сәламәтлеген ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев