Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Әлмәттә аударыш буенча Татарстан чемпионаты булды

Аударышта Саба районы командасы да катнашты

Әлмәттә иң якты спорт вакыйгаларының берсе – атларда көрәш буенча Татарстан чемпионаты (аударыш) уздырылды. Чара “Татнефть” компаниясенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган иде. Ярышларда Татарстан республикасының 11 районыннан 55тән артык җайдак катнашты. Алар  ат спорты һәм милли билбау көрәше элементларын берләштергән бу традицион спорт төрендә чын көрәшченең көчен, чыдамлыгын һәм рухын да күрсәтәләр. Аударышта  Саба районы  командасы да  катнашты һәм  уңышлы  чыгыш ясады.  Аяз Тимерханов  –2нче, Ринат Хуҗин –3нче, Әнис Хәйбиев 4нче  урыннарны   яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев