Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алты эшче башлаган төзелеш: моннан 40 ел элек Шәмәрдәндә газүткәргечләр линиясе идарәсе ачылган

Моннан ярты гасырлар элек Эзмә авыл җирлегенә кергән Мичәнбаш кырында район тормышын үзгәрткән вакыйга була: магистраль газүткәргечләр станциясе төзелеше башлана.

1976 елда Түбән Тура-Горькийга газ кудыручы 5 агрегат (“ГКС-4”)  эш­ләтеп җибәрелә. 1979 елда ма­гистральнең  икенче  чираты файда­лануга бирелә. Ә инде 1983 елда “ГКС-4” базасында магистраль  газүт­кәргечләрнең  линия-җитештерү ида­рәсе (ШЛПУМГ) оештырыла. Шушы тарихи вакыйгадан  соң 40 ел  вакыт үтеп  киткән.

Әлеге истәлекле датаны узган җомгада Шәмәрдәндә газ сәнәгате хезмәткәрләре тантаналы төстә зурлап билгеләп үттеләр. Шул уңайдан коллективны һәм  идарә ветераннарын юбилейлары белән котларга килгән  «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең генераль директоры  урынбасары Рөстәм Хамматов предприятиенең Татарстанда гына түгел, “Газпром” күләмендә мөһим чылбыр булуын ассызыклады.

  “Үзем дә биредә эшләгән  кеше буларак, шатлыгыгызны  ихлас бүлешәм. Кырык  ел  – ул Россия Федерациясенең   газ тармагы үсешендә тулы бер  эпоха. Шушы  чорда Шәмәрдәндәге пред­приятие  үзенә катлаулы  бурыч­ларны  хәл итәрлек югары  класс­лы белгечләр тупланган   коллектив  булып  формалашты. Беренче  аг­регатларны җыйган ветераннар хезмәте – идарәнең казанышлары нигезе. Аларның байтагы биредә,  сезнең  арада. Җәмгыять җитәкчелеге  исеменнән барысына да, шулай  ук остазлары  хезмәтен  дәвам итүчеләргә  зур рәхмәт белдерәсем килә”,– диде райондашыбыз.

Ветераннар арасында   районыбызны газлаштыру пионеры,  III дәрәҗә Хезмәт  даны  ордены кавалеры Фазыл Садыйков та бар иде.

“Мин газ тармагында хезмәт юлымны 1975 елның 15  апреленнән башладым. Эшне 6 кешелек  коллектив белән башладык.  Ул  вакытта трасса  сузылган, ә станция төзелеп кенә килә иде. Агрегатларга  технологик компрессорлар  машинисты вазифасында хезмәт күрсәттем. Баштарак магистраль  үткәргеч бер генә иде,  еллар үтү белән  8гә җитте. Барысы да   күз  алдыннан  үтте. Лаеклы ялга  инженер булып чыктым”,– диде  газ тармагы отличнигы Фазыл Котдус улы.

Газ  сәнәгатендә  ветераннар­га алмашка килүчеләр дә үз  ва­зи­фаларын үрнәк  башкара. Юбилей  уңаеннан Рөстәм Хамматов идарәнең инженер-техник хезмәткәрләре  Рамил Мифтахов,  Ирек Фазылҗанов,  Раиф Бикбаев, Мөдәррис Хәкимуллин, Айнур Авзалов, Ләйсән Нигъмәтҗановага җәмгыятьнең Мактау грамоталарын,  Ирек Нурмиев,  Зөлфәт Шакировка Рәхмәт хатларын тапшырды.

Газчылар  район башлыгы  Рәис Миңнехановтан да ихлас рәхмәт   сүзләре һәм иң  матур теләкләр ишеттеләр.

“1978  елда Лесхоз бистәсенә газ  килүен  могҗиза ке­бек  кабул иткән  идек. Инде  күп­тәннән зәңгәр ягулыктан  бөтен район  файдалана. Кулланучылар алдында җаваплылыкны   ях­шы  аңлыйсыз, ничә ел район җитәкчесе булсам да, сезгә карата бернинди моң-зар ишеткәнем  юк.  Хезмәтегезгә бәя һәрчак югары һәм районда бу тармакның үз гаилә династияләре барлыкка  килде. Киләчәктә дә уңышлар  сезгә”,– диде Рәис Миңнеханов һәм эретеп ябыштыручы Игорь Лампатов,  сәнәгать мәйданчыгы  хезмәте башлыгы  урынбасары  Алмаз Сибга­туллинның  күпь­еллык хезмәтен  Рәх­мәт хатлары белән билгеләп үтте. 

Идарә начальнигы  Руслан Иванов, структур подразделениегә нигез  салган, 1983 елда  линия-производство  идарәсе начальнигы итеп билгеләнеп, 37  ел алыштыргысыз җитәкче булган Ришат Нурисламов чыгышлары  да  коллективка   күтәренке рух, энергия өстәде.

Юбилей чарасы газ тармагы  ветераны Владимир Михай­ло­вичның яшь буын вәкиле Рөстәм Кәримуллинга символик эстафета атрибуты тапшыруы белән  төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X