Аракы түгел, корвалол «эчкән»...
Агымдагы елның 10 ноябрендә 5 сәгать 30 минутта Саба –Тимершык юлында ГАИ инспекторлары тарафыннан чит ил автомобиле белән идарә иткән 1974 елгы хатын-кыз туктатыла...

Агымдагы елның 10 ноябрендә 5 сәгать 30 минутта Саба –Тимершык юлында ГАИ инспекторлары тарафыннан чит ил автомобиле белән идарә иткән 1974 елгы хатын-кыз туктатыла. Ул руль артына спиртлы эчемлек кулланганнан соң утырган булып чыга. “Юпитер” алкотекторы йөртүче сулап чыгарган һавада 0,486 миллиграм/литр алкоголь барлыгын ачыклый. Хатын-кызга карата КоАПның 12.8 статьясы 1нче пункты нигезендә беркетмә төзелә һәм барлык материаллар судка җибәрелә. Җәмәгать судьясы каршында ул гаебен таныды һәм приборның уңай күрсәткечен төнлә корвалол эчүе белән аңлатты. Әмма составында этанол булган дару куллануы турындагы дәлиле аны хокук бозуы өчен җаваплылыктан азат итми. Чөнки машина хуҗасы автомобиль белән идарә итүдән тыя торган дәвалау препаратлары эчкәннән соң руль артына утырмаска тиеш.
Тәкъдим ителгән дәлилләрне тикшергәннән һәм бәяләгәннән соң, җәмәгать судьясы аларны административ эшне хәл итү өчен тулаем алганда җитәрлек дип тапты. Шулай ук аңарчы да юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозганы өчен җаваплылыкка тартылган булган.
Шулай итеп, “автоледи”га карата 45 мең сум штрафка тартылуы һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе турында карар чыгарылды.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев