Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Армиягә киттеләр

Районыбыз егетләре Йошкар Оладагы, Мәскәү янындагы шефка алынган частьларда, Россиянең төрле почмакларында хезмәт итәчәкләр

 

    Әле язын гына егетләребезне армиягә озаткан идек. Ни арада вакыт үтеп киткән, көзге чакырылыш та килеп җитте. Хәзерге   көндә Саба  һәм Теләче районнарыннан 120дән артык егет армия сафларында хезмәт итә. Быел көз алар сафын тагын 30 призывник тулыландырачак. Кичә икенче  агымда әти-әниләре, туганнары  9 егетне хәрби хезмәткә  озатты.

Комиссариат бинасында документлар рәсмиләштерү, шәхси әйберләрне тикшерү кебек процедураларны башкарганнан соң, егетләр бина ишегалдына тезелделәр. Биредә аларга Саба һәм Теләче  районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров үзенең киңәшләрен бирде.

Аннары егетләр автобуска утырып, Казанга җыелу пунктына юл тоттылар. Аларны төрле гаскәрләргә җибәрәчәкләр. Районыбыз егетләре Йошкар Оладагы, Мәскәү янындагы шефка алынган  частьларда, Россиянең төрле почмакларында хезмәт итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев