Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әсәрләрдә чын тормыш» әдәби марафон

Саба китапханәсе Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, җурналистларның “Бәллүр каләм” призына ия булган 14 китап авторы​ Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан, 18-27 ноябрь көннәрендә «Әсәрләрдә чын тормыш» дип аталган әдәби марафон уздырган иде.

Марафон район, республика чикләрен узып, бөтенроссия марафонына әверелде, анда барлыгы 225 кеше катнашты.​ Башкортстан, Киров өлкәсе, Казан, Әлмәт шәһәрләре, Балтач, Арча, Теләче,​ Лениногорск, Биектау​ районнарындагы китап укучылар 10 көн буена Гөлсинә апаның әсәрләреннән иң мәгнәле өзекләрне үзләренең ВКонтакте битләренә куеп бардылар, дәфтәргә язып алып килүчеләрнең саны да бик күп булды. Әдәби марафоннарда беренчелекне беркемгә дә бирмәгән Саба халкы бу юлы да иң активлары булды. Район күләмендә беренчелекне -Гөлсинә апаның якташлары - Эзмә, Иләбәр авыллары алды, алардан барлыгы ​ 39 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X