Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әсирлекне, концлагерь газапларын да кичергән бабама Бөек Җиңү көнен дә күрергә насыйп була

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә флешмобына кушылыгыз

 Минем бабам Нәбиев Шәхвәли Нәбиулла улы 1914 нче елның 24 нче мартында Балтач районы Нормабаш авылында туа. 1941 нче елда сугышка алына. 1942 нче елның көзендә сазлыклы җирләрдә барган сугыш хәрәкәтләре вакытында чолганышта калалар. Яраланган хәлдә әсирлеккә төшә. Польша җирендә концлагерьга озатыла. Анда җир казырга, таш чыгарырга алып йөриләр. Көннәрдән беркөнне поляк панына хезмәтче ир кирәк була. Ул бабайны бик ошата һәм алып китә. Шул көннән байга хезмәт итү башлана. Фронт якынлашканын аңлап, ул аннан кача. Сугыш линиясен үтүгә, аны кулга алалар. Тикшерү озак бармый, аны фронтка җибәрәләр. Җиңү яулап, җимерекләрне төзәтүдә катнашып, 1947 нче елда туган авылына кайта.
2001 нче елның 3 нче июнендә Балтач районы Нормабаш авылында вафат була.

Зарина Нәбиева,

Эзмә урта мәктәбенең 4 А класс укучысы

чыганак: https://vk.com/public211858205 

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев