«Асылташ» бию коллективы халыкара конкурс-фестивале лауреаты булды
Район яңалыклары

«Асылташ» бию коллективы халыкара конкурс-фестивале лауреаты булды

Фестиваль Казанда А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә үтте.

Саба сәнгать мәктәбенең «Асылташ» хореография коллективы (кече һәм урта төркем, җитәкчеләре Гүзәл Гарипова),  «Сәхнәгә адым» («Шаг на сцену») Халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар. Әлеге фестиваль талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыкларга, аларга ярдәм итәргә, башкару осталыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

«Асылташ» бию коллективының кече яшьтәгеләр төркеме «Аулак өй» биюе белән  -2 нче дәрәҗә, уртанчылар төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Котлыйбыз!


Нет комментариев