“Автоледи -2024” ачыкланды. Ул ...........
ДАИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 15 гүзәл зат катнашты.
Бүген районның “Автоледи-2024” җиңүчесе ачыкланды. ДАИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 15 гүзәл зат катнашты. Хатын-кызларыбызның мондый активлыгы берничә ел дәвамында күзәтелмәде. Беренче тапкыр катнашучылар да бар иде. Ә кыз фамилияләре белән язсак, Рузалия, Рузилә, Фәнзилә һәм Фәйрүзә Ганиевалар Гаилә елын зурлап, дүртәүләп килгәннәр иде. Автоледиларның машина йөртү осталыгын бәяләү һәм үстерү, гомумән, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатында республикада бу бәйге инде 25 елдан артык үткәрелә.
Ярышта катнашучылар иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтихан тоттылар. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясады. Бу ярышта Эльмира Вәлиевага тиңнәр булмады. Ул 9 минут 12 секунд эчендә билеттагы 20 сорауга да дөрес итеп жавап бирде. Ярышларның икенче этабында конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәттеләр: вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үттеләр. "Автоледи-2024" исеменә дәгъва кылучылар машиналарында чигереп бокска керделәр, параллель парковкалау, змейка аша үтү буенча имтихан тоттылар. Чикләүче фигуралар, виражлар, маневрлар... Һәм, ниһаять, балларны исәпләү беренче урынга Рәзинә Ибраһимованы чыгарды. Һәм ул бәйгенең җиңүчесе дә булды. Сабадан Снежана Вахитова – 2нче, «Тургай» приютыннан килеп, беренче тапкыр катнашкан Гөлфинә Дәүләтгәрәева 3нче урынны алды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга ДАИның район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Илнур Насыйбуллин “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе филиалы начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Тулырак «Саба таңнары»ында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев