Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасы буенча Саба муниципаль районы территориясендә төзелүче йортларны ачу

Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 2019нче елның 31 нче маеннан 696нчы номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Саба районы территориясендә 10 авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарга 23 торак йорт төзелде.

Бүген, 22 нче декабрь көнне, бу йортларның рәсми ачылышы булды.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, авыл җирлекләре башлыклары, подрядчы оешма вәкилләре, авылларның имам-хатыйблары шушы гаиләләрне Яңа өйләре белән котларга һәм аларга җылы теләкләрен җиткерергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X