Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Авыр еллар үткән өлкәннәр

Юбилярлар тәбрикләнде

Апрель аенда 90 яшьне узган  11 өлкән  райондашыбыз үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр.   Балачаклары, яшүсмер вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килеп, илгә килгән авырлыкларны үз иңнәре белән күтәргән, көнне-төнгә ялгап эшләгән, ачлык-ялангачлык михнәтләрен кичереп тылда көч куйган өлкәннәр  – районыбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе дә. Фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез алдында без мәңге бурычлы. Гомер юлында зур сынаулар кичерсәләр дә, тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар,  матур гаиләләр корып, балалар үстереп, илгә лаеклы хезмәт иткәннәр. Зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне, тормышның үзен яклап һәм саклап калган өлкәннәребез олы ихтирамга һәм  хөрмәткә лаеклы. 

Байлар Сабасында гомер кичерүче Әнисә Билал кызы Сытдыйкова, Сәвия Хан кызы Гарипова,  Мәртеннән Сәвия Гали кызы  Шакирҗанова – 90, Тимершыкта яшәүче Минниса Хәйрулла кызы Хәйруллина, Байлар Сабасыннан Гөлчирә Имаметдин кызы  Фаляхова – 94, Тимершыктан  Гөл­җиһан Хөсәен кызы Нурмиева, Сәр­дәдән Миннесабир Шәрифулла улы Сәмигуллин – 97, Мамалайдан   Сәүдия Кадыйр кызы  Заһидуллина  – 95, Олы Ныртыдан Мәликә Муллахмәт кызы  Җиһаншина  – 96 яшь тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Котлау хатларын кабул  итеп алдылар. Мөхтәрәм туган көн ияләрен  социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, үзләре яшә­гән авыл җирлеге башлыклары һәм элек эшләгән хезмәт урыннарыннан килеп тәбрикләделәр.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев