Байлар Сабасы үзәгендә “Китап - иң яхшы дус” бәйрәм чарасы узды [+фото]
Саба район балалар китапханәсе Үзәк китапханә белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Чыршы бәйрәме үткәрде.
Саба район балалар китапханәсе Үзәк китапханә белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Чыршы бәйрәме үткәрде. Чара районның төрле авылларыннан 400гә якын “Әдәби алан” проектында катнашучылар парады белән башланып китте. Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук “Китап - иң яхшы дус” конкурсында катнашучылар да бүләкләнде . Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев