Татарстанда эссе һава торышы дәвам итә.
Бүген республикада термометр баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк, көнчыгыш районнарда – 37 градуска кадәр. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, аерым районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Көчле җил фаразлана.
Байлар Сабасында максималь температура +33 градус.
Төнлә һава температурасы +20дән +22 градуска кадәр булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-37-gradus-esse-bulacak-5873466


Нет комментариев