Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза

Ул заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышлана.

Дәрәҗәле халыкара конференциядә катнашучылар  өчен «Гаилә паркы» буенча җәяүле экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук Саба Җәмигъ мәчетендә җомга намазы укыдылар. "Ямьле Саба" яр буенда аларны мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Кунаклар һәр чишмәнең килеп чыгу тарихы, ул чишмәләр белән бәйле матур гореф-гадәтләребез, үзебезнең җирлектә үсүче дару үләннәре белән таныштылар. Районыбызда гына түгел, республикабызда киң яңгыраш тапкан "Саф сулы ямьле Саба" проектының бер өлеше булган әлеге чарадан кунаклар бик канәгать калды. Конференциянең икенче өлеше Саба аграр көллиятендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев