Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмнәрне иминлектә үткәрик

Дүшәмбедә башкарма комитет бинасының актлар залында район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән терроризмга каршы комиссия утырышында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне тикшерделәр.

Хәзерге  вакытта районда  дистәләгән тормышны тәэмин итүче  объектлар исәпләнә. Алардан тыш мәгариф, мәдәният, социаль  уч­реждениеләр дә иминлек ягын­нан нык игътибар соралган би­налар исемлегенә керә. Аларга,  аеруча  мәдәният  учакларын­да уздырылган  массакүләм ча­­раларда  халык күп җыела. Уты­рышта иң элек  Россия Эч­ке эшләр министрлыгы Саба бүлегенең полиция начальнигы Фәрит Гатауллин Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү барышында җәмәгать иминлеген, террорчылыкка кар­шы куркынычсызлыкны тәэ­мин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде. “Оештыручылар белән берлектә күп кеше  катнашында бәйрәм­нәр үткәрелү  урыннарына  транс­­­порт хәрәкәтен  чикләү, чыр­­шы шәһәрчекләрендә шәхси  сак хезмәтенең, ирекле  дружина әгъзаларының, электрикларның  кизү торуын булдыру, шикле әйберләргә юлыкканда граж­даннарның  ничек эш итәргә тиешлеге  турында системалы рәвештә мәгълүмат  бирү, балалар  өчен вакытлыча  куелган  уен конструкцияләренең ныклыгын  тикшерү аеруча зарур. Чыршылар урнаштырылган шәһәрчекләрнең эш режимы төнлә   гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында законнар белән ярашырга тиеш”,– дип сөйләде көч структурасы җитәкчесе. Әлеге эштә махсус хезмәтләргә видеокамералар, металл эзләүче җиһазлар, башка махсус техника ярдәмгә килә. Хокук сакчылары Татарстанда  20 декабрьдән башланган “Чыршы” операциясендә дә  катнаша  һәм 19 декабрьдән  кертелеп, 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дә­вам итәчәк янгынга  каршы режим таләпләренең үтәлеше игътибарга алыначак. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аерым контрольдә булачак.

Утырышта Яңа  ел бәйрәмнә­рендә  планлаштырылган  ча­ра­лар турында мәгариф, мә­дәният, спорт,  социаль  яклау бү­лекләре  җитәкчеләренең дә  чыгышлары тыңланды.  Шә­мәр­­­­дәндә терроризмны һәм экст­­ремизмны профилактикалау өл­кәсендәге эшчәнлекнең, шу­лай ук дини оешмалар, бис­тәгә килгән мигрантларны кү­зәт­­челектә тотуның торышы ту­рында җирлек башлыгы Айдар Гәрәев сөйләде. Халык саны  ягыннан районда икенче урында торган торак пунктта кайбер күпфатирлы йортларның чардак һәм подвал өлешләрен инвентарьлаштыру буенча  хәл итәсе  проблемалар  күрсәтелде. Аларның, әлбәттә, теләсә кем  үтеп  керерлек булмавы шарт.

Соңыннан комиссия сәркатибе Азат Хәлилов  террорчылыкка каршы комиссиянең 2023 елга эш планы проекты белән таныштырды. “Проект әле расланмаган, үзгәрешләр  кертеп була. Карап  чыгыгыз, тәкъдимнәрегез булса, вакытында җиткерегез”,– диде  ул  залдагыларга   мөрәҗәгать итеп.

Комиссия рәисе Рәис Миң­неханов утырышка йомгак ясаганда, тикшерелә торган мәсьә­ләләрдә массакүләм мәгъ­лүмат чараларының ролен дә исәпкә алды һәм яшьләр ара­сында таралган зарарлы гадәтләрнең (тәмәке, электрон сигаретлар,  кальян,  алкоголь һ.б.) нинди  аяныч нәтиҗәләргә китергәнен  күрсәткән   язмаларны  системалы биреп барырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев