Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы

Нәтиҗәдә салондагы бер яшьлек малай тән җәрәхәтләре ала республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла.

 

Районда  бала  катнашында юл-транспорт  вакыйгасы теркәлде. Агымдагы  елның 8 октябрендә 14 сәгать 20 минутта  Казан-Шәмәрдән юлының 101 (+460 метр)  километрында “ОМОДА С5” автомобилендә Теләче  ягыннан Шәмәрдәнгә таба баручы  1993  елгы  хатын-кыз Ф. хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче  тизлек  режимын  дөрес  сайламавы  аркасында идарәне  югалта  һәм юл читенә төшеп   китә.  Нәтиҗәдә салондагы бер  яшьлек малай тән җәрәхәтләре  ала республика балалар  клиник хастаханәсенә  озатыла. Йөртүчегә административ  хокук бозу  һәм тикшерү  алып бару буенча  эш  кузгатыла. Бу  быел балалар катнашындагы 4нче  авария.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев