Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бәләкәч»леләрнең зур җиңүе

5 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Фестиваль Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналлары, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан оештырыла.

Быел фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең 246 балалар театр коллективы катнашты. Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасы  тәрбиячесе  Ләйсән Заһидуллина  һәм музыка җитәкчесе  Гүзәл Сафина  җитәкчелегендә 2нче өлкән төркем  Әмирхан  Еникиның «Матурлык» хикәясенә нигезләнеп, театраль күренеш тәкъдим иттеләр. Чыгышларга Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан һәм мәдәният өлкәсе белгечләреннән торган жюри бәя бирде. Нәни артистларыбыз «Өметле киләчәк» номинациясендә призер булып, Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев