Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар «Сәләт»тә сәләтләнә

Агымдагы атнада Саба аграр көллияте базасында “Сәләт Саба” профиль сменасы үз ишекләрен ачты.

Агымдагы атнада Саба аграр  көллияте  базасында “Сәләт  Саба” профиль сменасы үз ишекләрен  ачты.  Сменада 7-11 сыйныфларда укучы 85 бала ял итәчәк. Шуларның 70е – районыбыз мәктәпләре укучылары, 15е башка төбәкләрдән   килүчеләр. Сменаның тантаналы  ачылышында  район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Сәләт» берләшмәсенең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, район  мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров катнашты.  “Бу  инде Сабада 20нче  смена. Без 2003 елдан  башлап  биредә. “Сәләт Саба” аланының юнәлешләре  ел  саен  үзгәреп тора. Чөнки без  смена  азагында балаларның ни белән кызыксынырга һәм  шөгыльләнергә теләүләрен  сорашабыз һәм теләкләрне лагерь программасына  кертәбез. Мәдәни, интеллектуаль-спорт профиле– барысы да бар,– диде Айгөл Габдрахманова.

Смена укучылар өчен яңа  дуслар табу урынына  әвереләчәк.

“ Мин бирегә Башкортстаннан килдем. Сабада шундый лагерь эшли, барасыңмы, диделәр. Мин нишләп әле бармаска,  дидем. Ялгышмаганмын. Миңа биредә бик  ошады, смена  күңелле үтәчәк”,– ди Нефтекама шәһәре кызы    Элина Зәрәфетдинова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев